Зәйдә декрет ялындагылар квалификациясен күтәрәләр

2018 елның 22 июне, җомга

Өч яшькә кадәр бала белән декрет ялында утыручы  10 әни яңа белемнәр, күнекмәләр алу һәм булган белемнәрне яңарту максатында 21 июньнән укый башлады.

Укулар Зәй мәшгульлек үзәге тарафынннан «1С: Предприятие» программасы буенча оештырыла. Шөгыльләрне Яр Чаллының “Бизнес, менеджмент һәм иннвовацияләр колледжы» укытучылары алып бара. Уку вакыты – бер ай. Курсларны тәмамлаганнан соң аны үтүчеләргә  таныклыклар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International