22 июнь – «Хәтер һәм кайгы көне» уңаеннан Балтач районының «Геройлар аллеясы» паркында митинг узды. Әлеге митингта ветераннар, сугыш чоры балалары, бистә халкы һәм җитәкчеләр катнашты.
22 июнь көнне Балтачның “Наз” үзәге психологы һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече тәрбиягә алынган гаиләдә булдылар.
22 июньдә Минзәләнең комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә кызыклы чара узды. Үзәкнең балага һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Кудряшова балаларга авыр чакта социаль адаптация күнекмәләрен өйрәтте.
Туган көн – иң күңелле мизгел. 2018 елның 25 июнь көнендэ Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог инвалид балалар өчен “Туган көннәр” исемле күңелле бәйрәм уздырды.
22 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә азкеремлеләр буенча субсидия алучылар белән очрашу узды.
Бүген Менделеевскның «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тәрбияче Марина Куликова үзенчәлекле дәрес оештырды. Нарасыйлар җәмгыятә яраклы гамәлләр башкару сәнгатенә өйрәнделәр.
25 июньдә Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотикларсыз тормыш» уңаеннан «Юк» дип әйтә белү» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрә.
Башкалабызда эш урыннары эзләүчеләрне 28 июньдә 10.00 - 14.00 сәгатьтә вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Чара кадрлар әзерләү төбәк укыту үзәгендә оештырылачак.
2018нче елның 20 июне көнне гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм күрсәтү бүлегенең психологлары Зәй шәһәре «Жемчужный» санаторие җирлегендә урнашкан «Йолдызлы десант» лагерена сәяхәт тоттылар.