"Камские зори" нәниләре файдалы гамәлләр башкарырга өйрәнә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Бүген Менделеевскның  «Камские зори» балалар һәм яшүсмерләр приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  тәрбияче Марина Куликова үзенчәлекле дәрес оештырды. Нарасыйлар җәмгыятә яраклы гамәлләр башкару сәнгатенә өйрәнделәр.

Иң беренче «Плохишкино» һәм «Хорошкино» дип аталучы ике авыл «төзелде». Чара барышында балалар ялкаулык, хөрәсәнлек сыйфатлары һәм яман гадәтләрнең аяныч хәлләргә китерүен белделәр. Ә менә кем хезмәт сөя, максатына ирешә, якыннарын хөрмәт итә - аларга һәрвакыт уңыш юлдаш була. Белгечләр раславынча мондый очрашулар балаларда тырышлык сыйфатларын тәрбияләргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International