Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре инвалид балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча чаралар үткәрә.
Агымдагы елның гыйнварыннан алып июнь айларында кадәр түбәндәге чаралар үткәрелде:
Март аенда инвалид һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар катнашында «Мәгариф. Карьера-2018» дип аталучы, һәр ел саен уздырыла торган чираттагы ярминкә узды. Ярминкәдә катнашкан балаларның 6сы Әлмәтнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәбеннән һәм 26 укучы Әлмәтнең 19 нчы номерлы, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбеннән иде, ди проект авторлары.
Мәшгульлек үзәге белгечләре интернат-мәктәптә тәрбияләнүче балаларга А. Н. Туполев исемендәге Казан Милли Тикшеренү Техник Университетында һөнәри белем алу мөмкинлеге турында аңлатма бирде.
17нче апрельдә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Бөтенроссия атналыгы уңаеннан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Татарстанның киләчәк Көллияте”нә экскурсия оештырды. Чарада барлыгы 22 бала катнашты.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге инвалид балалар һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен «PROFIкомпас» дип аталучы һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыра. Проект уңаеннан балалар белән конкурслар, сәнәгать предприятиеләренә экскурсияләр һәм башка төрле чаралар планлаштырылган. Быелның май аенда тагын ике конкурс гамәлгә куелачак: «Хезмәт кешесе» дип аталучы кул эшләнмәләре конкурсы һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча конкурс, шулай ук «АгроProfi» ның уңышына презентация ясау булачак. Конкурсларга 2018нче елның сентябрь-октябрь айларында нәтиҗә ясалачак.