22 июнь көнне Балтачның “Наз” үзәге психологы һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече тәрбиягә алынган гаиләдә булдылар.
Идея Николаевнага һәм аны караучының улына психологик терапия үткәрелде. Идея Николаевна бүгенге тормышыннан бик канәгать һәм үзен караучы гаиләгә зур рәхмәтләрен җиткерә. Гаиләгә тәрбиягә алынган Идея Николаевна иҗади һәм талантлы кеше, ди белгечләр.
Ярдәмченең кече улы "Кораблик" методикасы буенча шөгыльләнделәр. Бу тикшерү гаиләдәге эчке бәйләнешләрне ачарга ярдәм итә. Психологлар раслаганча, Балтач районында тәрбиягә алынган әби яңа гаиләсендә күңел җылысы тапкан.