Минзәлә балалары конфликтны идарә итәргә өйрәнә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

22 июньдә Минзәләнең комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә кызыклы чара узды. Үзәкнең балага һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге психологы Наталья Кудряшова балаларга авыр чакта социаль адаптация күнекмәләрен өйрәтте.

Дәрес "Конфликтны идарә итү", дип атала. Балигъ булмаган яшүсмерләр арасында кырыс мөнәсәбәтләрне булдырмый калу максатыннан оештырылган проект, төрле очракларда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләренә нигезләнә. 

Яшүсмерләр төрле очракларда, конфликтларны дөрес чишү юлларын эзләде. Психолог ярдәмендә алар төрле планнар төзеде. Дәрес азагында балалар конфликтсыз аралашу фактларын барлады. Соңыннан һәр катнашучыга  махсус брошюралар таратылды. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International