Башкалабызда эш урыннары эзләүчеләрне 28 июньдә 10.00 - 14.00 сәгатьтә вакансияләр ярминкәсенә чакыралар. Чара кадрлар әзерләү төбәк укыту үзәгендә оештырылачак.
Ярминкәдә шәһәрнең 10 предприятиесе һәм оешмасыннан хезмәт урыннары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук чарада мәшгульлек үзәге белгечләре эшкә урнашучылар өчен махсус консультация үткәрә, профессиональ укыту һәм яңадан әзерләү курслары, дәүләт ярдәме буенча да мәгълүмат бирәчәк.
Ярминкәдә РФ һәм РТ Пенсия фонды бүлеге белгечләре дә катнашачак. Чара 10:00 - 14:00 сәгатьләрдә Казан шәһәре Зинина урамы, 3 йортта узачак.