22 июньдә Бөгелмәнең мәшгульлек үзәгендә азкеремлеләр буенча субсидия алучылар белән очрашу узды.
Үзәк белгечләре шәһәр һәм районнардагы предприятиеләрдә эш урыннары, хезмәт базарында нинди һөнәрләргә сорау барлыгын бәян иттеләр. Шулай ук һөнәри белем, яңадан һөнәр үзләштерү мәсьәләләре турында да сөйләделәр.
Очрашуда 3 яшькәчә бәби ялында утыручылар күп иде. Аларны профессиональ уку, һөнәр үзләштерү темасы кызыксындырды. Телүчеләр уку курсларына да язылды. Чарада җәмгысе 18 кеше катнашты.