"Ялкын" приюты балалары өчен футбол бәйрәме оештырылды

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

Бөгелмәнең №11 урта мәктәбе мәйданында футболны чын күңелдән яратучылар җыелды. Алар әлеге спорт төренә булган мәхәббәтләрен күрсәттеләр.

Микрорайон һәм "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты малайлары иптәшләрчә матчта катнашты. Алар тамашачыларга хисле, матур уен тәкъдим итте. Яшь футболчыларга кызлар да көч биреп торды, үз чыгышлары белән спорт чарасын бизәделәр.

Бәйрәм вакытында педагоглар футбол тарихы турында да сөйләде, СССР җыелма командасы турында кызыклы фактларны искә төшереп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International