26 июньдә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Казан (Идел буе) федераль университетының «Социаль проектлаштыру һәм социаль проектларны идарә итү» программасы буенча чыгарылыш курс студентларына дипломнар тапшырдылар.
Россия өчен әлеге программа бик үзенчәлекле, яшь белгечләргә дипломнарны министр урынбасары Юлия Абдреева тапшырды.
Программаның максаты – ТРның коммерциячел булмаган оешмалар Реестрына кергән«юл картасын» эшләү һәм тормышка ашыру, социаль хезмәтләр күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Программа буенча уку курсы 2 ай дәвамында барды.
2018 елда «Социаль проектлаштыру һәм социаль проектларны идарә итү» программасы буенча хәйрия фондлары вәкилләре белем туплады. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, яңа курс 2019 елда тупланачак.