Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан 24» һәм «Татарстан» ДТРК студиясендә кунак булды.
Министр коммерцияле булмаган оешмаларның социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре, проектның шартлары турында сөйләде. Эльмира Зарипова үз чыгышында Татарстан республикасы бюджетыннан компенсация түләү сорауларына да җавап бирде.
Видеоматериалны «Татарстан 24» һәм «Татарстан» ДТРК эфирларыннан карарга һәм матбугат чараларының рәсми сайты аша танышырга мөмкин булачак.