ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

4 июль көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр приютында  Әдәби марафон узды.

3нче июльдә Әгерҗенең "Наз” приютында  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән  психолог Елена Дрожащих Елена  дәрес уздырылды.

 

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәге белгечләре 28 июньдә “Эш бирүчеләр клубы”ның утырышын оештырды, аның эшендә шәһәрнең 27 оешмасыннан белгечләр катнашты.

Алабуганың "Астра" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләнү үзәгендә "Сәламәт тәндә – сәламәт рух", дигән әңгәмә оештырылды.Тәрбиячеләр балаларда гигиена белемнәрен  һәм гадәтләрен тәрбияләү максатыннан оештырган чара ике – теоретик һәм практик өлештән торды.

 

Нормабаш авылында  яшәүче Әлфинур Зариповага 3 июль көнне 90 яшь тулды.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 3 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 663 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 241 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.

Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 311 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 120 кешегә азрак.

2 июльдә  Татарстанның Тукай районы  картлар hәм инвалидлар йортында “Сәламәтлек әлифбасы”  темасына кроссвордлар чишү чарасы оештырылды.

Югары Ослан районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәт яшәү рәвешен алып баруга аерым игътибар бирелә. Биредә дәвалау физкультурасы, физкультминут, тренажерда шөгыльләнү сәгатьләре оештырыла.

Бөгелмәнең "Маяк" социаль адаптация үзәгендә яшәүчеләрнең ялын оештыру җәһәтеннән инновацион методлар да кулланыла. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International