Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кабат үзгәрде

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, Чистайда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 311 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 120 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны Чаллыда, Алабуга, Яшел Үзән һәм Менделеевскта азайган. 2018 елның 3 июленә моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 895, 318, 403 һәм 67 эшсезләр кеткәлгән.

Шуның белән беррәтән, Түбән Кама һәм Кама Аланында эшсезләр саны азрак арткан. Анда 987 һәм 306 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International