4 июль көнне Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр приютында Әдәби марафон узды.
Рус классигы, язучы Лев Толстойның олуг юбилеена багышланган иҗади марафонда җәмгысе 25 бала катнашты. Балаларны язучының иҗаты, тормыш юлы белән таныштырдылар. Шулай ук аларга Толстойның әсәрләрен кычкырып укып карарга да мөмкинлек бирелде, һәрберсе үзеен радио алып баручысы итеп тойды. Тыңлап утыручылар, радиодан укылган әсәрләрне бәяләде.
Белгечләр фикеренчә, мондый әдәби чаралар балаларда сәнгатьле укуга мәхәббәт тәрбияли, дикцияне камилләштерә, әдәбияткә хөрмәт уята.