Югары Ослан интернат-йортындагылар саф һавада сәламәтлекләрен ныгыта

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Югары Ослан районы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында сәламәт яшәү рәвешен алып баруга аерым игътибар бирелә. Биредә дәвалау физкультурасы, физкультминут, тренажерда шөгыльләнү сәгатьләре оештырыла.

Саф һавада физкультура ясау, аеруча сәламәтлеккә файда бирә, ди белгечләр. Шуның өчен медицина хезмәткәрләре үзләренең карамагында яшәүчеләргә скандинав йөреше үткәрә. 

Интернат-йортта яшәүчеләр бик теләп сәламәтләнү дәресләрендә катнаша. Бүген инде интернат-йортта 20 дән артык әлеге йөрешне үз иткәннәр исәпләнә. Алар өчен махсус дәресләр уздырыла. Хәзер картлар өчен мондый чаралар  күңелле вакыт уздыру гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту чарасы да булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International