Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% күрсәткечен тәшкил итте

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 3 июленә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 663 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 241 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % күрсәткечен тәшкил итте.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 45 283 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 7 321 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,23 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 490 кеше эшсез дип танылган, шуларның 444 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 48 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International