“Астра” үзәгендә “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” әңгәмәсе үтте

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Алабуганың "Астра" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләнү үзәгендә "Сәламәт тәндә – сәламәт рух", дигән әңгәмә оештырылды.Тәрбиячеләр балаларда гигиена белемнәрен  һәм гадәтләрен тәрбияләү максатыннан оештырган чара ике – теоретик һәм практик өлештән торды.

Беренче бүлектә тәрбияче тән, йокы һәм эш, өске кием һәм аяк киеме, дөрес ашау гигиенасы турында сөйләде. Ә икенче бүлектә кызлар һәм малайлар практик эш эшләделәр. Беренчесендә гигиена белемнәре алдылар, ә икенчесендә – мөстәкыль тәҗрибә.

2018 елның 4 июлендә узган чарада “Астра” тернәкләндерү үзәгенең 15 кыз һәм малай гигиена турында белемнәрен арттырды һәм йомгаклауда үз нәтиҗәсенә сөенделәр.

Киләчәктә дә без шулай ук балаларны мөстәкыйль булырга өйрәтә торган чаралар үткәрербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International