Балтачның 90 яшьлек юбиляры Путиннан котлау алды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Нормабаш авылында  яшәүче Әлфинур Зариповага 3 июль көнне 90 яшь тулды.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Норма авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Рамазанов, җаваплылыгы чикләнгән Тимирязев исемендәге җәмгыяте директоры Булат Исрафиловлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.

Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы,  соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International