2 июльдә Татарстанның Тукай районы картлар hәм инвалидлар йортында “Сәламәтлек әлифбасы” темасына кроссвордлар чишү чарасы оештырылды.
"Безнең төп бурыч - картлар йортында яшәүчеләргә авыруларын җиңүдә ярдәм итү һәм хәтерне ныгыту өстендә эшләү, - ди социаль хезмәткәрләр. - Моның өчен без кроссвордлар кулланабыз. Кроссвордлар, башваткычлар hәм судоку хәтерне яхшырта. Теләсә нинди интеллектуаль күңел ачулар да баш эшләү сәләтен яхшырта. Шушы максат белән картлар йортында социаль хезмәт алучылар “Сәламәтлек әлифбасы” дип аталган кроссвордлар чиштеләр."
Тукай районы картлары мондый чараларда бик теләп катнаша.