11 июльдә “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәге “Һөнәрчеләр йорты” вәкилләре белән иҗади чара оештырды.
11 июль көнне Менделеевскның "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары өчен ватанпәрвәрлек темасына чара узды.
Бүген, 2018 елның 11 нче июлендə, кояшлы ямьле көндə, Спас интернат-йортында яшəүчелəр Спас районы Полянка авылының изге урыннарына сəяхəт кылдылар.
1980 елдан июль аеның икенче якшәмбесендә Россиядә Балыкчы көне билгеләп үтелә. Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр дә әлеге бәйрәмне читләтеп узмады.
Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен йорт учагын саклаучы үрмәкүч ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Өч йөз елдан артык Россия Бөек Төньяк сугышында җиңүе белән горурлана.
Гаилә кыйммәтләрен формлаштыру уңаеннан Түбән Каманың “Балкыш” приютында “Алтын юл. Золотая стезя” программасы тормышка ашырыла. Приютта чираттагы утырыш узды, анда “Гаилә мәсьәләләре. Кем хаклы?” темасына дәрес узды. Балалар гаилә гаугаларын булдырмый калу, гаиләдә үзеңне дөрес тоту мәсьәләләрен тикшерде.
Социаль хезмәтләр алучыларның шәхси реабилитация чаралары программаларын тормышка уңаеннан, Югары Ослан районының “Өмет утрауы” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре үзәк карамагында торучы гаиләләр белән «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар.
2017 елның август аенда Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Алабуга УкупрПласт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә инвалидлар өчен өй шартларында хезмәт урыннары булдыру буенча пилот проекты эшләтеп җибәрелде.
Менделеевск “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балаларының һәр көне кызыклы, мавыктыргыч чараларга бай. 11 июльдә биредә профориентация көне булып узды.