Менделеевск “Кама таңнары” балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты балаларының һәр көне кызыклы, мавыктыргыч чараларга бай. 11 июльдә биредә профориентация көне булып узды.
Приютта тәрбияләнүчеләр иртәдән үк үзләрен журналистлар кебек хис итте. Балалар приют хезмәткәрләреннән беренче интервьюларын алды. Соңыннан газет оештырдылар.
Көннең икенче яртысында балалар икенче һөнәр турында да мәгълүмат туплады. Балалар янына кунакка балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Алексей Михеев килде. Ул үзенең катлаулы һөнәре турында бәян итте. Приюттагылар аңа күптөрле сораулар бирде.
Көн дәвамында күңел ачу чаралары да оештырылды. “Юность” кинотеатрында балалар “Осторожно: Грамп!” мультфильмы карады. Фильм геройлары белән ерак “сәфәргә чыктылар”, яхшылыкның һәрвакыт җиңәчәгенә инандылар.