11 июль көнне Менделеевскның "Камские зори" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары өчен ватанпәрвәрлек темасына чара узды.
Чара вакытында нарасыйлар Россия картасын өйрәнде, илебездәге диңгез, елга исемнәрен атадылар. Татарстанда чыгарыла торган файдалы җир асты байлыклары турында белделәр.
Чараның икенче өлешендә дәүләт символларына тукталдылар. Балалар Россия гимнын тыңлалы, сүзләрен искә төшерделәр. Бу көнне һәр бала үзен куәтле халкының бер баласы итеп хис итте. Алар үз иленә лаеклы шәхесләр булып үсәргә кирәген аңлады.