11 июльдә “Бергә булдырабыз” республика проектын тормышка ашыру уңаеннан Бөгелмәнең “Яңарыш” тернәкләндерү үзәге “Һөнәрчеләр йорты” вәкилләре белән иҗади чара оештырды.
“Минем сәләтем - минем мөмкинлекләрем” юнәлешендә узган чарада 22 бала катнашты. Гадәти булмаган рәсем ясау алымы аларга ошады. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, мондый проектлар вакытында балаларның фантазияләре үсә, алар үз фикерләрен тулысынча башкаларга җиткерергә өйрәнә