Изге Богородица Покров храмына экскурсия 

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Бүген, 2018 елның 11 нче июлендə, кояшлы ямьле көндə, Спас интернат-йортында яшəүчелəр Спас районы Полянка авылының изге урыннарына сəяхəт кылдылар.

Экскурсия Изге Богородица Покров храмыннан башланды. Евгений атакай төбəк тарихы, аның легендалары турында сөйлəде. Əлеге сəяхəт "Туристик сукмаклар буйлап" технологиясе буенча тормышка ашырылды. Изге Богородица Покров чиркəве бары тик уңай тəэсирлəр генə калдырды. Социаль хезмəт алучылар Евгений атакайга гыйбрəтле һəм кызыклы  сəяхəт өчен зур рəхмəтлəрен белдерделəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International