Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен йорт учагын саклаучы үрмәкүч ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Чараның максаты – декоратив-гәмали иҗат аша гаилә байлыгын арттыру, саклау һәм ныгыту.
Мастер-класс барышында катнашучылар иҗади эшчәнлек белән мавыктылар, үзләренең гаилә тарихындагы үзенчәлекле хәлләрне искә төшерделәр.
Әлеге чарада барлыгы 10 кеше катнашты.