Түбән Кама приютында “Алтын юл. Золотая стезя” программасы тормышка ашырыла

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Гаилә кыйммәтләрен формлаштыру уңаеннан Түбән Каманың “Балкыш” приютында “Алтын юл. Золотая стезя” программасы тормышка ашырыла. Приютта чираттагы утырыш узды, анда “Гаилә мәсьәләләре. Кем хаклы?” темасына дәрес узды. Балалар гаилә гаугаларын булдырмый калу, гаиләдә үзеңне дөрес тоту мәсьәләләрен тикшерде.

Психологик күнегүләр вакытында һәркем конфликтсыз аралашу күнекмәләрен чарлады. Дәрестә мультимедия чаралары да кулланылды.

“Алтын юл. Золотая стезя” программасы дәресләрендә, без яшүсмерләрне хезмәттәшлек үрнәкләренә өйрәтәбез, - ди тәрбиячеләр Елена Паранина һәм Лилия Кручинина. – Хәзер безнең балалар зур гаиләнең әгъзалары. Алар бер-берсен хөрмәт итәргә өйрәнә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International