Россиянең истәлекле көннәре: “Балкыш” балалары Россиянең хәрби тарихын өйрәнә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Өч йөз елдан артык Россия Бөек Төньяк сугышында җиңүе белән горурлана.

Полтава сугышында Россия Петр Беренче җитәкчелегендә Карл Унҗиденченең швед армиясен тар-мар итә.

Түбән Каманың “Балкыш” приюты балалары әлеге тарихи фактлар турында чираттагы тарих дәресендә белделәр. Яшүсмерләр бу темага багышланган презентация карады, аннан соң “Полтава сугышы”н чагылдырган рәсем конкурсында катнаштылар.

Чараның максаты: яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, ди проект авторлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International