ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә теркәлгән хатын-кызлар өчен "Гаилә киңәше" дигән очрашу оештырылды. Очрашуга "Нечкәбил" республика конкурсында төрле елларда җиңү яулаган хатын-кызлар да килде.

Тәтеш районында социаль-тернәкләндерү консилиумның чираттагы утырышы булып узды, анда өч социаль яктан куркыныч  булган гаиләләр турында мәсьәләләр каралды.

 

“Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан "Веста" үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Компьютерда слайдлар төзү" дигән дәрес үткәрде.

Баулыда десатчылар шәһәр волонтерлары белән берлектә Волонтерлар елы уңаеннан чара оештырды. Алар Баулының  балалар һәм яшүсмерләр өчен "СемьЯ"  социаль приютында булдылар. 

Бөгелмәнең мәшгульлек үзәге белгече Снежанна Луниева бүген инвалидлар өчен тренинг оештырды.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 7 августына республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 363 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 38 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,51 % күрсәткечен тәшкил итте.

Статистик мәгълүматларга караганда, Түбән Каманың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 959 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 31 кешегә азрак.

8 августа Алабуганың “Астра”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә күләмле аппликация ясау буенча “Ромашкалы басу” дигән темага дәрес үтте.

8 август көнне Бөгелмәнең "Возрождение"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә танып белү чарасы узды. Мәчеләр көненә багышланган чара "Нык гаилә" проектын тормышка ашыру максатыннан оештырылды. 

 

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “КамАЗ” культура йортының “Рухлану” бию  иҗат төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру уңаеннан, шәһәр көненә багышлап оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International