Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 7 августына республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 363 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 38 кешегә кимрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,51 % күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 45 342 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 6 222 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,23 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 457 кеше эшсез дип танылган, шуларның 401 се – моңа кадәр хезмәт куйган. 74 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган