Тәтештә социаль-тернәкләндерү консилиумы узды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Тәтеш районында социаль-тернәкләндерү консилиумның чираттагы утырышы булып узды, анда өч социаль яктан куркыныч  булган гаиләләр турында мәсьәләләр каралды.

Утырышта, индивидуаль тернәкләндерү программасы кысаларында, ведомствоара учетта торучы гаиләләрне бер этаптан икенче этапка күчерү кебек сораулар хәл ителде.

Өч гаилә кураторлары консилиумда катнашучыларга,  Тәтеш шәһәре территориясендә һәм Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләр белән үткәрелгән чаралар турында мәгълүматлар җиткерде. Шуның белән бәйле рәвештә, гаиләләр белән планлаштырылган чаралар тулы күләмдә үтәлергән дип, МСТК әгъзалары белән бертавыштан гаиләләрне  икенче этапка  күчереп реабилитацион эшне дәвам итәргә дигән карар кабул ителде.

Бер гаилә, уңай реабилитацияне исәпкә алып ведомство-ара учеттан төшерелде.   Шулай ук "Гаилә һәм балигъ булмаганнарны һәм социаль куркыныч хәлдә булган, үз ата–ана вазыйфаларын дөрес башкармаучы ата-аналарны мониторинглауны исәпкә алу" мәгълүмат системасы буенча җиткерелгән сигналь карта каралды. Тикшерү барышында белгечләр тарафыннан бер тавыштан  гаиләгә социаль хезмәт күрсәтергә дип, карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International