8 августа Алабуганың “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә күләмле аппликация ясау буенча “Ромашкалы басу” дигән темага дәрес үтте.
Дәрес балаларың фантазиясен, иҗат активлыгын һәм моториканы киңәйтү максатыннан оештырылды.
Балалар кәгазъдән ромашкалар кисте һәм үз теләкләрен язып “басуга” ябыштырдылар. Аны реабилитация үтүче барлык балалар зур кәеф белән ясады.