“Компьютер белеме” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше уңаеннан "Веста" үзәгендә эшләүче социаль педагог Лилия Курбатова социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен "Компьютерда слайдлар төзү" дигән дәрес үткәрде.
Максат: Microsoft Office PowerPoint программасының мөмкинлекләре һәм интерфейсы белән танышу, слайдлар ясау эше буенча күнекмәләрне үстерү.
Әлеге дәрестә катнашучылар компьютерда PowerPoint программасының мөмкинлекләре һәм аны куллану турында белделәр. Социаль педагог презентацияләр ясау буенча прграмма мөмкинлекләре белән таныштырды, слайдлар карау режимын һәм белешмәләр сайлауны аңлатып үтте.
Дәреснең гамәли өлешендә катнашучылар әлеге программаның мөмкинлекләрен кызыксынып өйрәнделәр, аны куллану күнекмәләрен булдырдылар, текст һәм рәсемнәрне слайдларга урнаштырдылар. Үзләренең эше нәтиҗәсеннән барсы да канәгать калдылар.