Баулыда десатчылар шәһәр волонтерлары белән берлектә Волонтерлар елы уңаеннан чара оештырды. Алар Баулының балалар һәм яшүсмерләр өчен "СемьЯ" социаль приютында булдылар.
Десатчылар һәм волонтерлар балаларның күңелен күрде, балалар сокланып кунакларны күзәтте, алар белән аралаштылар. Кунаклар балаларга бүләкләр тапшырды, нарасыйлар белән фотога төштеләр.