Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “КамАЗ” культура йортының “Рухлану” бию иҗат төркеме чыгыш ясады. Бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү һәм аны уздыру уңаеннан, шәһәр көненә багышлап оештырылды.
Чараның максаты: үзебезнең шәһәргә сакчыл караш, горурлану хисләре тәрбияләү һәм социаль хезмәт алучыларның ялын оештыру иде, ди проект авторлары.
Коллектив репертуарында халык биюләре, шигырьләре һәм шәһәр турында җырлар яңгырады. Артистлар үзләренең чыгышлары белән тамашачыларга бәйрәм һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр. Концерт ахырында социаль хезмәт алучылар татар биюен бик яратып башкарды.
Артистлар башкарган бию номерларының авторы-хореографик студия җитәкчесе Тамара Якушкина.
Чарада 27 кеше катнашты.