Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны кими

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, Түбән Каманың  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 959 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 31 кешегә азрак.

Шулай ук узган атна эчендә эшсез кешеләр саны, Яр Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзән, Менделеевск һәм Кама Аланында  азайган. 2018 елның 7 августына моношәһәрләрнең мәшгульлек үзәкләрендә 867, 304 һәм 389,63 һәм 307 эшсезләр теркәлгән.

Бу атнада Чистайда 33гә  рәсми теркәлгән эшсезләр саны арткан. Биредә 262  эшсез граждан  исәптә тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International