ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга – юк” декадасы уңаеннан үзәк хезмәткәрләре һәм  социаль хезмәт алучылар белән эвакуация – тренировка үткәрелде.

Бүген Кама Тамагының "Богородский рай" үзәге белгече Гөлназ Хөснетдинова "Тынычлык - әйе, террорлык -юк" дигән темага дәрес оештырды.

2018 елның 4 сентябрендә авыл җирлегендә яшәүче халыкның социаль якланмаган төркемендәге гражданнарының, яшәү шартлары, торак йортның җылылык бирү сезонына әзерлеген ачыклау максатыннан, комиссион тикшерү булып узды.

“Экстремизмга юл юк” декадасы уңаеннан 2018 нче елның 3 сентябре көнне “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина  социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен  интерактив әңгәмә үткәрде. Максат: кызгану, ярдәмләшү, мәдәни дөнья кебек кыйммәтләрне ныгыту.

2018 елның 3-12 сентябрь көннәрендә "Экстремизмга юл юк" ункөнлеге үтә.    

Бу уңайдан Яңа Чишмә районы интернат-йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре килделәр. Алар "Беслан - безнең хәтер һәм авырту" дигән темага, 2004 елның 1 сентябрендә булган куркыныч фаҗига турында сөйләделәр. Бу фаҗига турында видеофильм күрсәттеләр.

Статистик мәгълүматларга караганда, Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 877 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 43 кешегә азрак.

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 4 сентябренә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми рәвештә 10 192 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 182 кешегә кимрәк.

Балалар матурлык, уен, әкият,  музыка, рәсем, хыял, иҗат дөньясында яшәргә тиеш. В.А.Сухомлинский.

Наркотик кулланудан туктаганнарны җәмгыятькә кайтару буенча проектларны гамәлгә ашыру уңаеннан субсидияләр бирү каралган.

2018 елның 3 сентябрьндә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә олы яшьтәге һәм пенсия яше алдындагы гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International