Нурлатта пенсия яше алдындагы гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 3 сентябрьндә Нурлат шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә олы яшьтәге һәм пенсия яше алдындагы гражданнар өчен вакансияләр мини-ярминкәсе уздырылды.

Әлеге чарада шәһәрнең өч оешма “Перспектива”  ҖЧҖ, “Нурлат аграр техникумы” ДАҺБУ, “3нче урта гомуми белем мәктәбе” ГБАМУ вәкилләре катнашты.

Алар җыештыручы, биналарга комплекслы хезмәт күрсәтү бунча эшче, тулай торакта дежур торучы вакансияләрен тәкъдим ите.

Ярминкәгә 21 эш эзләүче килде. 2 хатын-кыз юллама буенча эшкә урнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International