Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Зәмфирә Суфьянова социаль хезмәт алучылар өчен, Бөтендөнья аеклык көне уңаеннан оригами техникасы кулланып, көзге өрәңге яфрагы ясау буенча мастер класс үткәрде.
Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Профессиональ калейдоскоп. Хыялым һөнәре" программасы уңаеннан "Төсләр әлифбасы" узды.
5-7 сентябрьдә Чиләбедә "Балалар өчен бергә! Бергә ун ел" россиякүләм күргәзмә-форум уза. Бирегә балалар мәсьәләләрен кайгыртучылар җыела.
5 сентябрьдә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре "Экстремизмга-юк!" дигән ункөнлек уңаеннан очрашу уздырды.
4 сентябрь көнне Татарстанда алимент мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү оештырылды.
Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче 17 бала өчен Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырды.
Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.
Яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан 6 сентябрь көнне, республикан"Робинзон" хәрби-патриотик слет оештырыла. Чара Балалар приютында тәрбияләнүчеләр арасында үтә.
Бүген 5 нче сентябрьдə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында директор Костин А.В. һəм өлкəн шəфкать туташы Кузнецова О.А. тарафыннан "Экстремизмга - юк" темасына оештыру чарасы үткəрелде.
Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәге эш бирүчеләр һәм кадрлар бүлеге хезмәткәрләре белән пенсия алды яшендә булган гражданнарның хезмәт хокукын тәэмин итү мәсьәләләре буенча очрашулар цилклын башланды.