Балалар матурлык, уен, әкият, музыка, рәсем, хыял, иҗат дөньясында яшәргә тиеш. В.А.Сухомлинский.
Питрәчнең "Шатлык" приютында тәрбияләнүчеләр, Дилә Волкова Дилә җитәкчелегендә балалар Иҗат йортына бардылар. Экскурсиянең максаты балаларның кызыксынуын үстерү, үзеңнен иҗатына мотивация булдыру.
Монда алар балаларның иҗаты белән таныштылар. Яшь экскурсантларга учреждениянең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Музейда балалар кул эшләнмәләре һәм экспонатлар карап кына калмады, кайберләре белән хәтта уйнап карау мөмкинлеге тудырылды. Бигрәк тә тәрбияләнүчеләргә робототехник бүлмәсе бик ошады. Экскурсиядән соң балалар үзләренең хисләрен бер-берсе белән уртаклаштылар.