Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга – юк” декадасы уңаеннан үзәк хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар белән эвакуация – тренировка үткәрелде.
Чараның максаты: хезмәткәрләрне, социаль хезмәт алучыларны экстремизм профилактикасы һәм террорга каршы тору юллары белән таныштыру.
Эвакуациягә әзерлек чорында тренировка җитәкчесе чара барышында барлыкка килергә мөмкин булган каршылыкларны чишү юлларын күрсәтте һәм инструктаж үткәрде. “Тревога” сигналын ишетүгә, эвакуация планы нигезендә, учреждениедәге барлык халык, төп чыгу ишекләре аша билгеләнгән урынга - урамга юнәлделәр.
Оештыручы тренировка нәтиҗәсен уңай бәяләде. Чарада 58 кеше катнашты.