“Экстремизмга юл юк” декадасы уңаеннан 2018 нче елның 3 сентябре көнне “Веста” үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль ярдәм күрсәтелүче балалар өчен интерактив әңгәмә үткәрде. Максат: кызгану, ярдәмләшү, мәдәни дөнья кебек кыйммәтләрне ныгыту.
Чара һәрбер баланың беренче сентябрь турында булган белемнәрен барлау белән башланып китте. Күпчелек катнашучылар әлеге көнне яңа, кызыклы тормыш башлану белән бәйләделәр. Шуннан соң инструктор балаларга 2004 нче елның 1 сентябре көнне Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә булган вакыйгалар турында видеоролик күрсәтте.
Меңләгән кеше җыелган тантаналы линейка вакытында террористлар бар булган халыкны тоткынлыкка ала. Алар арасында, нигездә, мәктәп укучылары. Россиянең махсус бүлекчәсе армиясе һәм федераль Куркынычсызлык хезмәте, шулай ук тоткыннар исемлегендә булган өлкәннәр дә, балларны коткаруда зур батырлык күрсәтәләр. Шартлау нәтиҗәсендә, 1-3 сентябрь аралыгында, 317 тоткын һәлак була, алар арасында 186 бала, 15 укытучы. Барлыгы 900 дән артык кеше яралана. Әлеге чын фаҗигале вакыйга мисалында балалар терроризмның нәрсә икәнен, уртак ярдәм итү, батырлыкның нәрсә икәненә төшенделәр. Бу хәлләр беркемне дә ваемсыз калдырмады. Балалар күптөрле сораулар бирделәр, аларга җаваплар алдылар. Әмма күпме уйласалар да бары тик ике сорауга гына җавап таба алмадылар: "Нигә?” һәм “Нәрсә өчен?"
Чара ахырында балаларга "Тынычлык һәм игелек аләме» темасына рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Монда катнашучылар үзләренең нинди илдә яшәргә теләүләре турында рәсемнәрен ясады. Иң яхшы эшләр үзәк стендына куелды.