2018 елның 4 сентябрендә авыл җирлегендә яшәүче халыкның социаль якланмаган төркемендәге гражданнарының, яшәү шартлары, торак йортның җылылык бирү сезонына әзерлеген ачыклау максатыннан, комиссион тикшерү булып узды.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Е.Таранова Е, Татарстан республикасы Апас отрядының О.Тархан төркеме башлыгы И.Дульдеев, О.Тархан отряды хезмәткәре В.Егоркин шулай ук, Бессоново, Бакырчы, О.Тархан, К.Н.Тимбаево, Иоково авыл җирлекләре башкарма комитетлары белгечләре, Килдеш авылының әйдәп баручы китапханәчесе белән берлектә барлыгы 23 кеше тикшерелде. Шул исәптән 12 социаль хезмәт алучылар да. Барлык пенсионерлар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, белешмәлекләр тапшырылды.