2018 елның 3-12 сентябрь көннәрендә "Экстремизмга юл юк" ункөнлеге үтә.
Бу уңайдан Яңа Чишмә районы интернат-йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре килделәр. Алар "Беслан - безнең хәтер һәм авырту" дигән темага, 2004 елның 1 сентябрендә булган куркыныч фаҗига турында сөйләделәр. Бу фаҗига турында видеофильм күрсәттеләр.