Татарстан россиякүләм күргәзмә-форумда катнаша

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

5-7 сентябрьдә Чиләбедә "Балалар өчен бергә! Бергә ун ел" россиякүләм күргәзмә-форум уза.  Бирегә балалар мәсьәләләрен кайгыртучылар җыела.

Күргәзмә-форумда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы да катнаша.

"Балалар өчен бергә!" проекты беренче тапкыр  2010 елда Казанда оештырылган иде. Шуннан бирле Төмән,Әстерхан, Ульяновск, Уфа, Ставрополь, Мәскәү, Мурманск калаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International