Түбән Кама приютында флорист һөнәре белән таныштылар

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Профессиональ калейдоскоп. Хыялым һөнәре" программасы уңаеннан "Төсләр әлифбасы" узды.

Бу юлы балалар флорист һөнәре турында өйрәнделәр. Тәрбияче Валентина Кулемина балаларга флорист һөнәренең серләрен ачты. Балалар игътибарына презентация дә тәкъдим ителде. 

Тәрбияче Вера Боллих флористның бурычы кешеләргә матурлык һәм шатлык өләшү, кәефләрен күтәрү диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International