ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше буенча 2018 нче елның 4 нче сентябре көнне “Веста” үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр өчен “Смешариклар бәйләү” дип аталган дәрес үткәрелде.

 

Бүген Минзәләнең "Умырзая" балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар белән очрашу узды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Экстремизмга - юк!” декадасы”н үткәрү турындагы” 29.08.2018 елгы 286нчы күрсәтмәсен үтәп, “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре бүген Югары Ослан авылы территориясендә мәгълүмати-агарту акциясе уздырдылар.

Зәй мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар буенча бүлеге башлшыгы Ольга Лаптева шәһәрнең 6нчы гомумбелем бирү мәктәбе тугызынчы сыйныф укучыларының  ата-аналар җыелышында  һөнәри ориентация буенча мәгълүмат белән чыгыш ясады.

 

"Экстремизмга - юк! " республика декадасы уңаеннан Чистайның  "Юлдаш " өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, учреждение белгечләре тарафыннан Татарстан милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән чаралар оештырылды.

Кабат хокук бозуларны кисәтү эше буенча 2018 елның 4  сентябре көнне “Веста” үзәге белгечләре тарафыннан закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен Түбән Кама шәһәр музеена экскурсия оештырылды.

Яр Чаллы шәһәре округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кояшкай” тернәкләндерү үзәге дәүләт автоном учреждениесе тәрбияче Г.Гиләҗетдинова һәм И. Иванова мастер-класс оештырды.

Буа муниципаль райондагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү  үзәге “Гармония” хезмәткәрләре тарафыннан карамакта булган инвалидлар арасында социаль ярдәмнәр турында аңлату алып барды.

11 сентябрьдә көндезге сәгать 10да  Зәй мәшгульлек үзәгендә “Эш бирүчеләр көне” үтә, анда “Эссен Продакшен АГ” АҖ вәкилләре катнаша.

9 сентябрьдә рус язучысы Лев Толстойның 190 еллыгы билгеләп үтелә. Толстой киң кырлы шәхес, язучы, педагог, философ, җәмәгать эшлеклесе һ.б.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International