Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү уңаеннан Түбән Каманың "Веста" үзәгенең социаль педагоглары Ольга Тугашова һәм Олеся Минһаҗетдинова социаль ярдәм күрсәтелүче 17 бала өчен Кызыл Чишмә бистәсендәге Әхсән Фәтхетдинов музеена экскурсия оештырды.
Максат: рәссам Әхсән Фәтхетдинов иҗаты белән танышу, балаларда сәнгатькә кызыксыну уяту.
Музей хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алды, балаларны кызыксындырган һәрбер сорауга җавап бирергә әзер иделәр. Алар музейда булган скульптуралар, картиналар һәм барельефлар турында сөйләделәр.
Әхсән Фәтхетдиновның иҗаты татар халкының мәдәниятие һәм рухы белән чагырылган, тере табигать һәм авыл образларын үз эченә ала. Рәссамның агач белән эшләргә яратуын аның эшләреннән күреп була – биредә күпсанлы агач скульптуралары, баганалар, картиналарның кысалары – барысы да агачтан эшләнгән. Тик шулай да, музейның шактый гына өлешен, экспонатлар, борынгы мифлар, халык йолалары һәм гореф-гадәтләре турында булган эшләре били. Габдулла Тукай иҗатына зур бәя бирүче буларак һәм аның әкиятләрендә үскәнлектән Фәтхетдиновның иҗатында зур бер өлешне “Шүрәле” персонажына багышланган тулы бер цикл урын алып тора. Ул тамашачылар алдында төрле образларда барлыкка килә.
Икенче циклы булып "Обереги - "Ияләр". "Ияләр" - үзенчәлекле рәсемнәр, алар - табигать белән ярашлы мөнәсәбәтләр булдыру, рух сакчыларытарафыннан чын рухиятны торгызуга юнәлдерелгән рәсемнәр.
Экскурсия ахырында балалар музей хезмәткәрләренә кунакчыл мөнәсәбәтләре өчен, кызыклы очрашу оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Үткәрүчеләр балаларга истәлеккә значоклар бүләк итте һәм бу әйбәт урынга кабат килергә чакырдылар.