Чистайда "Экстремизмга-юк!" декадасы

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

5 сентябрьдә Чистай муниципаль районындагы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  социаль хезмәт алучылары һәм хезмәткәрләре "Экстремизмга-юк!" дигән ункөнлек уңаеннан очрашу уздырды.

Анда "Әниләр" мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм иерей Тимофей, Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Р.Сергеев, ЦПЭиТ полиция майоры Ю.Федотов, Чистай шәһәре башлыгы урынбасары М. Ксенофонтов составындагы Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясенең мәгълүмат-пропаганда  төркеме катнашты.       

Анда экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау, социаль, этник һәм дини нигездә низагларны булдырмау, халыкның террорчылык һәм экстремистлык идеологиясе күренешләренә карата түзеп тора алмаучанлыгын булдыруга юнәлтелгән иҗтимагый фикер формалаштыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International