4 сентябрь көнне Татарстанда алимент мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү оештырылды.
Зәй муниципаль районында әти-әниләре алиментлар түләүдән баш тарткан балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан бердәм кабул итү көне үткәрелде. Чарада Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Зәй район прокуроры, социаль хезмәт күрсәтү бүлеге башлыгы, суд приставлары һәм ЗАГС бүлеге белгечләре - мөрәҗәгать иткән, гаиләләрне борчыган сорауларга җавап бирделәр, алга таба аларның проблемаларын чишү юлларын планлаштырдылар. Чарага җәмгысе 7 кеше килде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең кайберләренә урында ук җавап бирелде, калганнары исәпкә куелды.
Шулай ук, Кукмараның "Тылсым" коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә суд приставлары, район хакимияте, прокуратура, полиция, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре белән балигъ булмаган балаларга карата алимент йөкләмәләрен үтәмәү мәсьәләсе буенча очрашу узды. Утырышта ата-ананың алиментлар түләүдән качуы һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алыштылар.
Түбән Кама муниципаль районында әти-әниләре алимент түләмәүче балигъ булмаган баласы булган гаиләләрне бердәм кабул итү көнендә барлыгы хокукый ярдәм сорап 30 кеше мөрәҗәгать итте, алар барысы да үзләренең хокуклары турындагы сорауларга җавап алдылар. кайбер сораулар тикшерүгә алынды.
Кабул итүдә үз гаиләсенә ничек ярдәм күрсәтергә кирәклеге турында сөйләделәр. Бирелгән сораулар буенча аңлатмалар һәм тиешле киңәшләр бирелде. Аерым алганда – Чистай һәм Түбән Кама районнарының суд приставлары хезмәтенә, Чистай һәм Түбән Кама шәһәр прокуратураларына башкарма җитештерү шартларын өстәмә ачыклау өчен мөрәҗәгать итәргә кирәклеге ачыкланды.
Татарстан халкы өчен мондый очрашулар һәр айның беренче сишәмбесендә үтәчәк.