Республикада "Экстремизмга - юк" декадасы дәвам итә

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

"Экстремизмга - юк! " республика декадасы уңаеннан Чистайның  "Юлдаш " өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, учреждение белгечләре тарафыннан Татарстан милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән чаралар оештырылды.

Чарада социаль хезмәт алучылар катнашты. Алар өчен "Терроризмга  юк", шигарь астында шахмат-шашка турниры оештырылды. Яшь инвалидлар бүлегеннән инваспортсменлар петанка буенча "Спорт экстремизмга каршы " иптәшләрчә турнирда көч сынашты. Спорт чараларын инструктор-методист Светлана Шигаева оештырды.

Шулай ук, "Юлдаш" интернат-йортында Чистай епархиясенең социаль хезмәт буенча ярдәмчесе дә булып китте, ул "Дуслык, игелек һәм толерантлык дәресләре" дигән әңгәмә үткәрде.

7 сентябрь көнне Спас картлар һәм инвалидлар йорты тәрбиячесе Р. Шишкина "Беслан: Без хәтерлибез, без кайгырабыз", дип исемләнгән документаль фильм карауны оештырды. Соңыннан катнашучылар Бесланда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.

Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Тынычлыкка – әйе, террорга – юк!" , дип исемләнгән мәгълүмати сәгать узды. Гадәттән тыш хәл һәм эвакуация булган очракта учреждение персоналының гамәлләре буенча террорлык акты куркынычы булган бинадан эвакуацияләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International